ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген, ягъни 6 нчы февраль көнне Парклар һәм скверлар елы уңаеннан башлангыч класс укучылары үзебезнең төбәк урманчысы Хисамов Рәмис Рифкат улы белән очрашу уздырдылар. Ул укучыларга урманнарны, паркларны саклау кирәклеген аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу укчылар өчен бик файдалы булды.
4 нче февраль көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район күләмендә уздырылган "Төз атучы" ярышында безнең мәктәптән И.Галләмов һәм И.Шәйхразиева катнашып 7 нче урын яуладылар.
3 нче февраль көнне "Математика һәм информатика" атналыгына йомгак ясалды. Анда үткәрелгән чараларга анализ ясалды, актив катнашкан укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Анталыкны математика һәм информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев оештырды һәм алып барды.
Рейтингны төзүчеләр билгеләп узганча, соңгы елларда шәһәр актив рәвештә реконструкцияләнә, үзенең тышкы күренешен һәм инфраструктурасын яхшырта

5 февраль көнне Актанышның икенче мәктәбендә "Туган якның таныш йөзләре" дип игълан ителгән акциясе буенча баннерлар яклау конкурсы үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Шәрифҗанова Айзирә үзебезнең җирлектән сугыштан исән – сау әйләнеп кайткан сугыш ветераны Фарсыев Муллаян Фарсый улының тарихи ядкәрен тәкъдим итте.

Сергей Донской Россиядә төрле куркыныч табигать күренешләреннән килгән зыянны 30-60 миллиард сумга бәяләде
Күҗәкә авыл китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" дигән батырлык дәресе шигырь конкурсы белән берләштереп үткәрелде.
Иске Богады авылы үзешчәннәре 3 февраль көнне Югары Богады авылы, 5 февральдә Яңа Җияш авылы тамашачысы алдында М. Маликованың "Моңнар төште башыма"әсәрен сәхнәгә куйды.
"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер" район конкурсы
"Яшь атучы - 2015" район спорт ярышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International