ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Бурсык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды

"Яшь мәргән - 2015" районкүләм ярышларда гимназия-интернат командасы беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Надергулов Марат һәм Шакирова Ләйлә 1 нче, Арсланов Динар 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучылары арасында татар теле һәм рус теле фәннәре буенча олимпиада уздырылды. Рус теленнән Яхин Имиль,  татар теленнән Имамов Илгизәрләр1 урынны яуладылар
Яңа Әлем мәктәбе командасы хоккей ярышында төп мәктәпләр арасында чемпион булды
Байсар урта мәктәбендә гарәп графикасын өйрәнү

 Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик айлыгы бара.

   Айлыкта төрле чаралар үткәрелә: класс сәгатьләре, библиотека һәм музей дәресләре, линейкалар, спорт уеннары, рәсем конкурслары, презентация, сугыш турында кинофильмнар карау, сугыш җырлары җырлау конкурсы һәм башкалар.

 

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы Такталачык коррекцион мәктәп  командасы белән мини-футбол ярышы уздырды. Команданың капитаны Исламов Расих, уенчылар Гайсин Р,, Давлетбаев М., Булатов Ш., Гайсин А., Лукманов И. остазлары Гильметдинова Марат Флүс улы җитәкчелегендә мини-футболда 6:3 исәбе белән җиңү яуладылар.

Ату ярышында Яңа Әлем мәктәбе укучылары дүртенче урын яуладылар.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Имамов Сирин “Формула единства” халыкара конкурсының беренче этабында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керде һәм 8 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона ярышында катнашу хокукына ия булды

Яңа Әлем мәктәбе 9 сыйныф укучысы Шарипов Альмир Чаллы шәһәрендә үткән информатика олимпиадасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International