"Россиядә 1990 елдан башлап 2010га кадәр куркыныч табигать күренешләр саны 4 тапкыр диярлек артты һәм елга якынча 6-7 процентка күбәя бара, дип китерә аның сүзләрен ТАСС. - Соңгы елларда зур күләмле табигый бәла-казалар, иң беренче чиратта, су басулар һәм урман янгыннары саны берничә тапкыр артты. Россия галимнәре мәгълүматларына караганда, алдагы 10 елда куркыныч табигать күренешләр саны 2 тапкыр артачак".
Донской шулай ук Россиядә төрле куркыныч табигать күренешләре аркасында килгән еллык зыянны 30-60 миллиард сумга бәяләде (тулаем эчке продуктның 0,07-0,15 проценты).
Аның сүзләренчә, 2013 елда Россия территориясендә күзәтелгән табигый бәла-казаларның саны 963кә җиткән. "Бу 2012 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк, ул чакта 987 бәла-каза теркәлгән, аларның 476сы 200 миллиард сумнан артык зыян китергән һәм 190 кешенең гомерен өзгән", - дип белдерде министр.