Утлы еллар поэзиясе.

2015 елның 6 феврале, җомга
Күҗәкә авыл китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" дигән батырлык дәресе шигырь конкурсы белән берләштереп үткәрелде. Чарага тыл ветераны Кифая апа Исламова чакырылган иде. Хөрмәтле ветераныбыз укучыларга сугыш чоры авырлыклары турында сөйләде, тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып укырга өндәде. Ә иң оста шигырь сөйләүче булып Зәйнәп Фазлиева танылды. Конкурста катнашкан барлык балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International