ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
9-14 февраль көннәрендә мәктәптә география атналыгы дип игълан ителде. Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне 8-9 нчы класс укучылары катнашында "Ун миллион" уены үткәрелде. Җиңүчеләр дип И.Әхмәтов һәм Р.Хисамова табылды.
Сайлау алды кампаниясен үткәрү тәҗрибәсе һәм партия проектларын гамәлгә кую турында сүз барачак
   6 февраль көнне Минзәлә шәһәренең беренче мәктәбе базасында "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион-коммуникатив технологияләрне куллану" темасына семинар узды.
Китап укучылар конференциясе
      Актаныш кадет интернат-мәктәбе хәрби спорт төрләре буенча кадет мәктәпләре арасында үткән республика спартакиадасына әзерләнә.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Кичә Актанышта "Россия чаңгы юлы - 2015 " Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары үтте. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу чарада актив катнаштылар. Ә химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы хатын-кызлар арасында 1 нче урынны яулады. 
Тиз шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары Хөрмәтуллин Таһир 1 нче урынны, Имамов Гадел  2 нче урынны яуладылар.
Технология фәненнән бөтенрәсәй олимпиадасы региональ этабында призер булган 8 а сыйныфы укучысы Хабибрахманова Регинаны (укытучысы Валиахметова З.Х.) котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International