Бер атнада Татарстанда кискен тын юллары авырулары белән чирләүчеләр күрсәткече 40 процент чамасы арткан

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
2-8 феральдә Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе йоктыруның 21 мең 694 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә авыру күрсәткече 56,96 ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 6,5 процентка процентка кимрәк. Узган атна белән чагыштырган вакытта чирләүчеләр саны 37,8 процентка арткан.
Казанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән 7 мең 642 кеше авырган, күрсәткеч 65,8 процент тәшкил иткән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 8,7 процентка процентка кимрәк.Бу алдагы атнага караганда 18,3 процентка күбрәк дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International