Казанда “Бердәм Россия” партиясенең ИФО Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә була

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
25-27 февральдә “Бердәм Россия” партиясенең Идел буе федераль округы Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә була. Семинарда “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнаша, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.

Оештыручылар киңәшмәнең көн үзәгенә сайлау технологияләре һәм аларны үткәрү буенча яңа тәкъдимнәр эшләү мәсьәләсен куйган. Семинарда катнашучылар шулай ук партия проектларын гамәлгә кую турында фикер алышачак. ИФО ның һәр төбәгенең үз уникаль тәҗрибәсе бар. Татарстанда социаль һәм инфраструктура проектлары 24 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла.

“Бердәм Россия” БСП ТТБ җитәкчесе Андрей Кондратьев фикеренчә, мондый семинарлар – тәҗрибә һәм идеяләр алмашу буенча уникаль мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International