ТР да муниципальара маршрутта йөрүче барлык автобуслар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазланган

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Татарстанда муниципальара маршрутта йөрүче барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS системасы белән җиһазланган. Техник система буенча тизлек режимы контрольдә тотыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Бүген тармак министрлыгында видеоконференция режимында муниципальара автобус маршртлары буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә торган транспорт чараларын диспетчеризацияләү мәсьәләләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ведомство җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Андрей Егоров алып барды. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Дирекция АИУС-РТ» ДУ диспетчер үзәге җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитеты вәкилләре, транпорт предприятиеләре директорлары ктанашты.
А.Егоров сүзләренә караганда, 159 маршрутта 475 берәмлек транспорт чарасы пассажирларга хезмәт күрсәтә. Барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган, бу система мәгълүматны «ГЛОНАСС+112» бердәм мәгълүмат системасына тапшыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International