ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   10-11 февраль көннәрендә Актанышта үткән кышкы укучылар спартакиадасында Кадет интернат-мәктәбе командасы икенче урынны яулап 5 меңлек сертификатка ия булды.
11 нче февраль көнне география атналыгы кысаларында "Шаян география" дип аталган викторина узды. Ике команда ярышын географиягә кагылышлы кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә "Панда" командасы җиңеп чыкты. Җанатарлар да актив рәвештә үзләренә әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Викторина кызыклы да, файдалы да булды.
Бүген, 12 февраль көнне, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары "Инфознайка 2015" халыкара уен-конкурс биремнәрен чиштеләр.

10-11 нче февраль көннәрендә районда кышкы спорт төрләре буенча укучылар спартакиадасы булып узды. 

10-11 февраль көннәрендә Актаныш муниципаль районы укучылары спартакиадасы булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәп командасы бик актив катнашып I урын яулады һәм 6000 сумга спорт инвентаре алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Командада катнашучыларны котлыйбыз!...

Мәктәптә ГО буенча әзерлек эшләре үткәрелде.
Актанышта спорт ярышларында безнең мәктәптән укучылар актив катнаштылар.
12-14 февраль көннәрендә Биектауда   милли көрәш  буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы турниры уза
Яңа Әлем командасы кышкы спартакиадада беренче урын яулады!
Россия буенча 1600 мәктәп һәм 200 балалар бакчасы, грипп киң таралыш алганга, карантинга ябылган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча,  илебезнең 17 төбәгендә авыручылар саны эпидемия чиген узган. Иң кискен вәзгыять Чиләбе өлкәсендә һәм Пермь краенда күзәтелә. Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр алай күп түгел, әмма соңгы атнада тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктыручылар саны эпидемия бусагасына якынлаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International