Кышкы спартакиадада

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

10-11 нче февраль көннәрендә районда кышкы спорт төрләре буенча укучылар спартакиадасы булып узды. 10 нчы февральдә Валиев Айнур, Валиева Алсу, Хафизов Айнур, Салахова Фирүзә чангы һәм шорт-трек ярышында катнашып кайттылар. Шорт-трек буенча Салахова Фирүзә 5 нче урынны яулады. 11 февраль көнне бадминтон, йөзү, теннис һәм аркан тарту ярышлары булды. Гардисламова Регина теннис ярышында 3 нче урынны яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 7 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International