10-11 февраль көннәрендә Актаныш муниципаль районы укучылары спартакиадасы булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәп командасы бик актив катнашып I урын яулады һәм 6000 сумга спорт инвентаре алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Командада катнашучыларны котлыйбыз! Аерым спорт төрләрендә җиңүчеләр менә алар: йөзү: Хисматуллина Эльвира, 1 урын, Бакиров Айдар - II урын; бадминтон: Ахметдинова Гульяр - II урын, Ахметдинов Ильяр - II урын; өстәл теннисы: Шайхразыева Сөмбел - II урын, Шаяхметов Азат - II урын, шорт-трек: Салихов Рәис - I урын, Мухаметова Регина - III урын; канат тартышу: мәктәп командасы - I урын; чаңгы эстафетасы: мәктәп командасы - I урын, шайбалы хоккей: мәктәп командасы - I урын.