Россия буенча 1600 мәктәп һәм 200 балалар бакчасы, грипп киң таралыш алганга, карантинга ябылган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, илебезнең 17 төбәгендә авыручылар саны эпидемия чиген узган. Иң кискен вәзгыять Чиләбе өлкәсендә һәм Пермь краенда күзәтелә. Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр алай күп түгел, әмма соңгы атнада тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктыручылар саны эпидемия бусагасына якынлаша.