ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2015 ел
шимбә
Районда үткән менеджмент курсларында  Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән   укытучыларыбыз Фазлыева Ләйсән һәм Марданова Әдилә укыйлар.

2015ел – Татарстанда  парклар һәм скверлар елы. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Актаныш  районында парк макетлары  конкурсы игълан  ителде. Чалманарат мәктәбе  укучылары  да  “җиң сызганып”  эшкә  кереште. Эш  планы төзелде. Проект  эше өчен  кирәкле  материал  тупланылды. Парк элементларын проект каркасына урнаштырдык. Парк проекты әзер! Чалманарат авылының  паркына рәхим итегез!

Чалманарат мәктәбендә  ”Минем хыялымдагы парк” дигән рәсем конкурсы тәмамланды. Бүген 14 мартта конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. 6 классның яшь  рәссамнары җиңү яулады.

Югары Яхшый мәктәбенең “ Дуслык” балалар оешмасы варислары, тарих укытучысы Г.Ф.Нәбиева  һәм педагог- оештыручы З.Ә.Зигангирова җитәкчелегендә  конкурска  сугыш һәм тыл ветераннары турында видеоязма әзерләп җибәрде. 

13 март көнне тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
2015 ел Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
"Яшүсмерләр арасында суицидка каршы профилактик чаралар" дип аталган район семинары. 
"Иң яхшы парк һәм сквер проекты" макеты
"Яшүсмерләр арасында суицидка каршы профилактик чаралар" дип аталган район семинары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International