Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 14 марты, шимбә
12 март көнне беренче санлы Актаныш мәктәбе базасында район семинары уздырылды. Биредә яшүсмерләр арасында суицидлар булдырмау турында сүз алып барылды. Семинарда район җитәкчелеге, психологлар, укучылар катнашты. "Ихлас" психологик үзәге хезмәткәрләре мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән тренинглар үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International