2015 ел Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 март көнне Балалар иҗат үзәге базасында район күләмендә мәктәп укучылары арасында иң яхшы парк яки сквер проектлары һәм макетларына бәйге уздырылды. Иске Кормаш мәктәбеннән бәйгедә Зарипов Рамил һәм Марданов Фидан уңышлы чыгыш ясадылар.
13нче март көнне Сәфәр урта мәктәбенә Актаныш муниципаль районы “Ихлас” ППМХ үзәгеннән психологлар килде. Алар башлангыч класста фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
Актаныш муниципаль районында уздырылган макетлар конкурсында Сәфәр урта мәктәбе “Район парклары” номинциясендә III урын яулады.
Мәктәбебезнең рәсем сәнгате укучыларының “8 Март” темасы астында Бөтенроссия рәсем конкурсына рәсемнәре җибәрелде. Яшь рәссамнарыбызга уңышлар телибез.