ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
12 март көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары уздырылды. Әлеге семинарда безнең мәктәп директоры Г. С. Валиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Н. Якиева катнаштылар. Биредә яшүсмерләр арасында суицидлар булдырмау турында сөйләштеләр. Семинарда район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, психологлар һәм укучылар үзләре дә катнашты.
Усы авылы культура йортында тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды.
Кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан районыбызда чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышта катнашкан укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: Ялалов Наиль - I урын, Зиннурова Лейсан - III урын, Мирзагалиев Руслан - II урын.
14 нче март көнне район күләменедә кышкы сезонны ябу буенча үткәрелгән чаңгы ярышынды безнең мәктәптән IX класс укучысы Сафин Илфак III урын яулады. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
3Б сыйныф укучысы Акмалова Динара (җитәкчесе - Мисбахова Рәйлә Рафаковна) "Созвездие - Йолдызлык" конкурсында катнашып, "Вокал-соло" номинациясендә III урын яулады.
Пленар утырыш 21ендә көн дәвамында уздырыла, анда җыен нәтиҗәләре буенча документ кабул ителә

15
март, 2015 ел
якшәмбе
Усы мэдэният йортында "Сезнен хезмэт узе батырлык" исеме астында, җиңунен 70 еллыгына багышланган кичэ уздырылды.

14
март, 2015 ел
шимбә
Бүген районда соңгы чаңгы ярышы үтә Анда Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Хаҗиев Булат, Нуртдинова Алия,  Зарипов Ригель, Зарипова Диләфрүз ярышка төшәләр ,аларга уңышлар телибез!
Рус телчелчеләренең тәҗрибә белән уртаклашу семинары Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбендә үтте.  Иске Кормаш  төп гомуми белем бирү мәктәбеннән рус теле укытучысы Газизова Фәйрүзә семинарда булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International