ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 класс укучыларының уку күнекмәләренә мониторинг үткәрелде.

Укучыларга бланклар әзерләнде һәм узган уку елының КИМнары кулланылды.

Мәктәбебез командасы татар-башкорт кәрәше буенча ярышта катнашып, беренчелекне яулады.
30 нчы март көнне 1 нче Актаныш мәктәбе базасында район башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәне район мәгариф идарәсенең башлангыч класслар методисты Имамразыева Гәлнозахон Даврановна алып барды һәм мәгәрифтәге яңалыклар белән таныштырды. 4 нче классларда мониторинг үткәрү тәртибенә басым ясалды. Башка еллардан аермалы буларак, төп фәннәрдән тыш метапредмет нәтиҗәләре буенча да балаларның белемнәре тикшереләчәге әйтелде.

30 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинары узды. Семинарны мәктәп директоры Вахитов Илшат Рәфит улы ачып җибәрде. Биредә укучы балаларның сәхнәләштерелгән чыгышлары тәкъдим ителде. Мәктәп психологы Исламова М.Д. "Путь к успеху" программасы белән таныштырды. 7а сыйныф җитәкчесе Белоусова М.И. "Имею право знать" исемле мастер-класс күрсәтте. Байсар урта мәктәбе директор урынбасары Амиров А.С. "SMS дети" проектының мәктәптә барышы белән таныштырды. Аннары "Ихлас" үзәге психологлары тренинглар үткәрделәр. Семинарның икенче өлешендә наркотикларга каршы эш буенча комиссия утырышы булды.

Иске Кормаш укучылары көрәштә төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 урынга лаек булдылар. Алар акчалата һәм кубок белән бүләкләнделәр. Афәрин егетләр!
25-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучыларның X Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча бәйге узды
30 – 31 март көннәрендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булып узды
  30-31 март көннәрендә "Актаныш" спорт комплексында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Главасы призына 1997 елгы  һәм аннан зуррак егетләре арасында татар-башкорт район ярышлары үтте.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 31 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш узды.
Актаныш муниципаль районында медальләр һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципаль район Башлыгы исеменнән бүләк пакетлар тапшыру дәвам итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International