Бүген, 31 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш узды. Анда балалар бакчасында, мәктәпләрдә туклану белән бәйле мәсьәләләр, бердәм дәүләт имтиханнары, “Йолдызлык” фестиваленә бәйле сораулар каралып үтте. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов катнаштылар.