Актанышлылар – II

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
27-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучыларның X Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча бәйге узды. Әлеге ярышка 11 команда  арасында Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә Актаныш спортчылары да катнашты. Бәйге җирлекләрдәге укучылар санына нигезләнеп 4 төркемдә үткәрелде. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, Актаныш спортчылары командасы  үз төркемнәрендә, Саба командасыннан азга гына калышып, лаеклы II урынга ия булды.  Балтач командасы III урында. 3 көн дәвамында барган әлеге зур турнирда район командасы составында көч сынаган Актанышның 2 нче мәктәбеннән Ильяр Әхмәтдинов, Илүс Хәкимов, Рәмзил Мофаздалов, Алинә Харисова, Гөльяр Әхмәтдинова, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Гадел Насыров, Гайшә Закирҗанова, Энҗе Хазиеваларның әлеге җиңүдә өлешләре зурдан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International