Ярышларның төп максаты - районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау. Ярышларда 115 спорт сөюче - төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технологик техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары катнашты.
1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар, үз авырлыклары арасында, грамота белән һәм акчалата, ә командалар кубоклар белән бүләкләнделәр. Ярыш нәтиҗәләре:
төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
1 урын Богады мәктәбе;
2 урын Иске Кормаш мәктәбе;
3 урын Уразай мәктәбе.
урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
1 урын 1 санлы Актаныш мәктәбе;
2 урын Кадет мәктәбе;
3 урын Актаныш технологик техникумы.
Номинацияләр буенча:
Иң яшь катнашучы - Искәндәр Басыйров (1 санлы Актаныш мәктәбе, 2 сыйныф);
Җиңүгә омтылучы көрәшче – Галиев Рафил (Кадет мәктәбе), Әхмәтов Әмир (Уразай мәктәбе);
Иң матур алым – Сәйфетдинов Илназ (Аккүз мәктәбе);
Иң дөрес техник алым күрсәткән көрәшче – Рашитов Айнур (Иске Кормаш мәктәбе).