ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2015 ел
шимбә
4 нче апрель көнне мәктәбебездә өйрәнү өчен эвакуация үткәрелде.
3 нче апрельдән 11 нче апрельгә кадәр мәктәптә биология атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында 3 нче апрель көнне сыерчык ояларына, 4 нче апрель көнне мәктәпне бизәү өчен кәгазьдән кошалр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде.
3 апрель көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Ихлас” психологик үзәге вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Психологик үзәк директоры Гимадиева Ф.Ф. һәм   аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле №2 санлы Актаныш мәктәбе психологы Исламова М.Д. укучылар һәм ата-аналар белән күрешеп аралаштылар, тренинглар үткәрделәр. 
3 нче апрель көнне Татар Суыксуы урта  мәктәбендә  Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры Баян Яркәй улы Дәүләтовка мемориаль такта ачу тантанасын булды. 
3 нче апрель көнне "Гаилә һәм мәктәп бердәмлегендә класс җитәкчесенең роле" дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләрдән ТДИ-на әзерлек торышы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү, ашханәдә ашатуның торышы, балалар бакчасында ФДББС таләпләре буенча балаларның I класска әзерлеге дә каралды.

1 апрельдән 4 апрельгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология атналыгы уздырылды. “Сыерчыкка – бүләккә” акциясендә 5 класс укучылары актив катнаштылар. Атналык кысаларында дару үләннәрең кайбер төрләрен җыю да бар иде. Каен һәм нарат бөресе җыюда 5, 6 класс укучыларына тиңнәр табылмады. Нәтиҗәдә 6 класс укучысы Локманов Илмир нарат бөресе, 5 класс укучысы Имамов Сирин каен бөресе җыюда җиңүче булдылар.

2 апрельдән Яшьлек мәдәни үзәгендә Мостафин Рим Гаянович истәлегенә багышланган кинофестиваль башланып китте. Чалманарат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сарварова Лилиянең “Авылым кешеләре” дигән җырына төшерелгән клибын да тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Тамашачы Лилиянең җырын да, клибын да бик җылы кабул итте.

Кичә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар көне” уздырылды. “Кошлар көне”нә багышлап ясалган рәсемнәргә нәтиҗә чыгарылды. 5 нче класс укучылары рәсем конкурсында бик актив катнаштылар, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. “Кошлар – безнең дусларыбыз дигән интеллектуаль уенда 4 команда катнашты. 6 һәм 8 класс командалары финалга чыкты һәм җиңү яулады.

Безнең  мәктәпнең  рәсем сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылары   Исмагилова Адилә һәм Салихов Фирзәр бөтенроссия рәсем конкурсының җиңүчеләре булдылар. Адилә 1 урын яулады,Фирзәр лауреат  булды.  Алар диплом белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.

Сәфәр урта мәктәбендә төрле очрашулар еш булып тора. Бүген  Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы  вәкилләре безнең укучылар белән очрашу үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International