ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт, 225,3 млн. данә йомырка җитештерелгән
Казан федераль университетының Алабуга институтында 28 март көнне робот техникасы буенча 2нче республика ярышлары үтте.
Бу атнада мәктәпнең эш планы нигезендә химия һәм биология атналыгы уздырылачак.
“ Яр Чаллы социаль- педагогик технологияләр һәм ресурслар” институтында уздырылган региональ семинарда, Югары Яхшый мәктәбенең математика укытучысы Хабирова Ләйлә  катнашып чыгыш ясады.
6 нчы апрельдән 11 апрельгә кадәр Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология һәм химия атналыгы уздырылачак.

4
апрель, 2015 ел
шимбә

 

3 апрель көнне Актаныш районында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева җәмәгатьчелекне кабул итте.


Россиядә икътисадый хәлнең катлаулы булуына карамастан, республикага читтән инвестицияләр җәлеп итү туктамый
4апрель.Түке   авыл   китапхансенә   яңа  китаплар   кайтты.Китап  укучылар  яңа  китапларны,газета
җурналларны   көтеп  алалар."Яңа  китаплар" дигән  күргәзмәлек  эшләнде,күргәзмзгз  күзәтү  үткәрелде.Әйе,китап  укыган  саен  үзеңдә  нинди дә булса  яңалык   ачасың.Китап  уку кешенең 
йөзенә нур ,күңеленә  шатлык  китерә.Китап  тормышыбызда   иң  кирәкле  әйбер.Ул киңәшче дә,
сердәшчедә.Яхшы  китап  һәрвакыт  күңел  түрендә   саклана.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 7в сыйныф укучысы Муталлапова Гузәл регионара "Россия династияләре" конкурсында җиңүче булды. Әлеге конкурста Гүзәл 7-8 класс укучылары арасында рус телендә язылган эше белән "Укытучы династиясе" номинациясендә җиңеп, Грамотага ия булды (укытучысы Кулиева Р.З.). Котлыйбыз!

Ата-аналар җыелышы Иске Кормаш мәктәбенең актлар залында үтә. Анда укучыларның 3 чирек нәтиҗәләре буенча, ОГЭ буенча, балаларның сәламәтлеге,  ашау мәсъәләсе, тәртибе буенча зур әңгәмә уза.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International