3 апрель көнне Актаныш районында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева җәмәгатьчелекне кабул итте.
Кабул итү Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе бүлмәсендә узды. Монда, үз сорауларына җавап табарга, җирле халык мөрәҗәгать итте. Сорауларның күпчелеге социаль проблемаларны хәл итүгә кагылышлы иде.