Батыр исеме- мәктәпкә!

2015 елның 4 апреле, шимбә
Мәктәбебез тарихына тагын бер истәлекле дата өстәлде. 3 нче апрель көнне Татар Суыксуы урта  мәктәбендә  Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры Баян Яркәй улы Дәүләтовка мемориаль такта ачу тантанасын булды.  Тантанада Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы , район мәгариф  бүлеге җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы , бөтенрәсәй халык фронты хәрәкәте вәкиле Рамил Әхмәт улы Галиев, Тат. Суксу авылы җирлеге башлыгы Харисов  Рәсүл Газиз улы катнашты. Бәйрәмгә  кунак итеп Б. Дәүләтовның авылдашы Саматов Нәсих абый,  районыбызның хөрмәткә лаек шәхесе Йосыф абый Хуҗин, 1985 нче елда  Баян Дәүләтов эзләреннән  Беларуссиядә булып , каберенә чәчәкләр куе кайтучы шул чор пионер Зөлфия Әхмәтзәкиева, укытучы Латыпов Ирекләр чакырылды. Алар  үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Максатыбыз: якташыбыз Баян Яркәй улы Дәүләтовның исемен мәктәбебезгә биреп мәңгеләштерү! Киләчәктә бу белем йортында укыган һәр бала “Мин Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры Баян Яркәй улы Дәүләтов исемендәге мәктәпне тәмамладым”, -  дип, зур бер горурлану белән әйтә алсын иде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International