3 апрель көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Ихлас” психологик үзәге вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Психологик үзәк директоры Гимадиева Ф.Ф. һәм аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле №2 санлы Актаныш мәктәбе психологы Исламова М.Д. укучылар һәм ата-аналар белән күрешеп аралаштылар, тренинглар үткәрделәр. Хәзерге вакытта киң җәелеп барган яшүсмерләр арасындагы суицид, аның сәбәпләре һәм төрләре белән ата-аналарны таныштырдылар. Үзләренең киңәшләрен бирделәр: баланы ничек бар шулай яратырга, аңа һәрвакыт терәк булырга, балага ышаныч белдерергә кирәк. Балаларыбыз тәрбиясез булып үсмәсен өчен үзебез тәрбиялелек үрнәге күрсәтик.
Бу очрашу укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик файдалы һәм кызыклы булды.