7 апрель көнне район үзәк мәдәният йортында "Татар кызы - 2015" һәм "Татар егете - 2015" бәйгеләренең финал этабы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 9б сыйныфы укучысы Авзалова Юлия Гран-Прига, ә 10б сыйныфы укучысы Хасанов Рәмис I урынга лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Һәр елны мәктәптә сыерчык оялары ясау конкурсы үткәрелә. Бу эштә быел да теләге булган һәр укучы үзенчәлекле, матур оялар ясап, актив катнаштылар. Бүген, ягъни 9 нчы апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары Илнар абыйлары ярдәме белән бу ояларны үз урыннарына урнаштырып, кошчыкларыбызны сөендерделәр. Укучыларга зур рәхмәт.