Татар теле – безнең туган тел ул,
Милләтемнең сүнмәс өмете!
Чәчәк атар, чөнки саклый аны
Татар кызы белән егете!
7 апрель көнне Актаныш районы мәдәният йортында «Татар кызы» һәм «Татар егете» 2015 бәйгесенең йомгаклау туры үтте.
“Татар кызы” һәм “Татар егете” район бәйгесе мәктәп укучыларын татар халкының мәдәни кыйммәтләренә якынайту, милли үзаңны үстерү, талантлы балаларны барлау һәм тәрбия эшенең сыйфатын үстерү максатыннан ел саен уздырылып килә. Анда район мәктәпләренең укучылары катнаша.
«Татар кызы» һәм «Татар егете» 2015 бәйгесенең йомгаклау турында сигез кыз һәм җиде егет төрле яктан булганлыкларын күрсәттеләр. Сынаулар тезмәсен үтәделәр: үзең белән таныштыру, иҗади чыгыш тәкъдим итү, жюри тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирү.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова бәйгедә катнашучыларны котлады:
- Сез бу бәйгедә катнашуыгыз белән үк җиңүче булдыгыз, чөнки мондый конкурсларда укуда алдынгы булган, төрле яктан сәләтле, тырыш укучылар гына катнаша. Бәйгегә әзерләнгәндә сез бик күп эзләндегез, кайберләрегездә шигырь язу талантлары да ачылды, татар халкының гореф-гадәтләрен янәдән кабатладыгыз. “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре, миңа калса, яшьләр өчен бик зур, яңа мөмкинлекләр ача. Күпләр татар мәдәниятенә якынайды. Мин сезгә киләчәктә дә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телим.
Жюри составында районыбыз кунагы - Удмуртия татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Динарис Латыпов катнашты. Ул аеруча сәләтле булган катнашучыларга үзенең олы бүләкләрен дә тапшырды.