7 апрель көнне район үзәк мәдәният йортында "Татар кызы - 2015" һәм "Татар егете - 2015" бәйгеләренең финал этабы үтте.
Егетләр һәм кызлар үз-үзләре белән таныштыруда һәм "Без сәнгатькә гашыйкбыз" исемле бәйгедә көч сынаштылар. Жюри әгъзалары да егет-кызларга үз биремнәрен үзерләп килгәннәр. Кызлар татар халкының милли йолалары һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Егетләр исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үз фикерләре белән уртаклаштылар, әби-бабаларының истәлекләрен барладылар.