ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
8 нче апрель көнне мәктәптә һәр класс тыл ветераннарын кунакка чакырып класс сәгатьләре үткәрделәр. Тыл ветераннары укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында авылның яшәеше, фронтка күрсәткән ярдәмнәре хакында хатирәләре белән уртаклаштылар.
Яңа Әлем авыл мәдәният йортында Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе, ясле-бакча ата- аналары белән гомуми җыелыш.
7 нче апрель көнне Район Мәдәният сараенда "Татар егете-2015" һәм "Татар кызы-2015" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сафин Ильфак катнашып Иң булдыклы егет" номинациясендә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. "Татар кызы-2015" бәйгесенең беренче этабында уңышлы чыгыш ясаганы өчен 8 нче класс укучысы Сафина Гөлгенә дипломга ия булды.

География – биология атналыгы дәвам итә. Бүген 9 апрель көнне 5-11 класслар арасында стенгазеталар конкурсы булды.  Нәтиҗәләр түбәндәгечә: урта класслар арасында 1 урында - 5 класс, 2урында - 7 класс, 3 урында- 8 класс, 4 урында- 6 класс. Югары  класслар арасында 1 урын -10-11 класслар. 

7 нче апрель көнне 9-11 класс укучылары  өчен  Актаныш технология техникумыннан килгән белгечләр белән профориентация эше буенча очрашу узды. Алар 5 белгечлек буенча мәгълүмат белән таныштылар.

Бүген химия һәм биология атналыгы кысаларында Исламова З.А. “Мутация” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында төрле кызыклы фактлар ачылды, шуның белән укучыларны казыксындыра алды. 

7 апрель көнне район күләм "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал өлеше узды. Бәйгенең финал өлешенә 8 кыз үткән иде. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

8 апрель көнне Актанышның 2 санлы мәктәбендә 4 класс укытучыларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә ММҮ методисты Имамразыва Г.Д. укытучыларны 4 класста үтәсе республика күләм мониторингы белән таныштырды. Бенең мәктәптән Шамсиева М.Р. катнашты.

8 апрель көнне кадет мәктәбе базасында хәрби уеннар үтте. 6 төр буенча үткән ярышларда безнең мәктәптән 10 егет һәм 4 кыз катнашты. Гомуми нәтиҗәдә мәктәп командасы 6 урында, шул ук вакытта яхшы күрсәткечләр: ату 1 урын, тест 1 урын, строй белән йөрү 5 урын.

Район культура саранда "Татар кызы - 2015" Республика конкурсының район этабы катнашучыларын бүләкләү булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International