ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 апрель көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары педагог-организатор Г.Ф.Мәдиярова белән берлектә һәйкәл янын җыештырдылар.
15 нче апрель көнне Казан шәһәрендә бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып үтте.

 “  Язның бер  көне ел туйдыра”, диләр. Бу көннәрдә укучылар бакча мөдире Нуриева Ә.Г белән берлектә  орлыкларның тишелешен тикшерә, теплицага орлыклар  чәчә,үсентеләрне күчереп утырта.

Такталачык авылыннан  армиягә алынган, рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелеп,  Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиханов Гайнетҗан  Вәлихан улының Казанда яшәүче кызы  Гагарина Вәсимә Гайнетҗановна,    мәктәптә булып, әтисенә бәйле  хәтирәләре  белән уртаклашты. Музей җитәкчесе Нуриева Әлфия Гавис кызына әтисенең фотоларын, сугыштан язган хатларының, хәрби билет күчермәләрен тапшырды.  Бу истәлекле  документлар мәктәп музеенда урын алды.

Район күләмендә оештырылган техник иҗат фестиваленә укучыларның авиамоделизм, ракетомоделизм, судомоделизм, авыл хуҗалыгы җайланмалары, станоклар, макетлар бүлегенә технология дәресләрендә, шулай ук “Оста куллар “ түгәрәгендә  башкарган эшләре тәкъдим ителде .(Җитәкче: Нуриев Ф.Ш). Эшләнмәләр белән 7нче класс укучысы  Фаррахов Илнар таныштырды.

Мәктәптә Татарстан Республикасы Прокуратурасы , фән һәм  мәгариф министрлыгы тарафыннан  югары класс укучылары арасында оештырылган сочинениеләр конкурсы йомгакланды. Мәктәп күләмендә җиңеп чыккан укучыларның эшләре муниципаль этапка тәкъдим ителде.  10 нчы  класстан   Хөрмәтуллина    Гөлназның - рус      телендә                   (укытучысы:Шәемова А.М.), шул ук класстан Яппарова Алисәнең татар телендә (укытучысы Нуриева Ә.Г) язган сочинениеләре иң яхшы дип табылды. 

Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында башлангыч класс укучыларына  мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Төп максат -  авыл тарихын өйрәнү иде. Укучылар төрле экспонатлар, альбомнар белән таныштылар

КФУ үткәргән татар теленнән төбәкара фән олимпиадасы

16 нчы апрельдә уздырылган “Без көчле, без җитез, без бердәм” спорт уеннары башлангыч класс укучыларының җитезлеген , сәламәтлекләрен ныгыту өстенә алар арасындагы дуслык, бердәмлек мөнәсәбәтләрен дә арттырырга булышты. Андагы  эстафета уеннары, аркан тартышу, бадминтон уены бар укучыга да бик ошады. 

15 нче апрель көнне башлангыч класс укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар анда китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрдәнова үткәргән “Китап - иң якын дустыбыз”дигән  әңгәмәдә  катнаштылар.  “Иң яхшы укучы” ны  билгеләделәр  (1 класс – Габдуллина Зилия, 2 класс – Салихов Фирзәр, 3 класс – Фатихова Инзилә, 4 класс – Мифтахов Адель).  Соңыннан укучылар өйдә укырга китаплар алдылар.  Китапханәгә даими йөрергә дигән теләктә калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International