Такталачык авылыннан армиягә алынган, рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелеп, Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиханов Гайнетҗан Вәлихан улының Казанда яшәүче кызы Гагарина Вәсимә Гайнетҗановна, мәктәптә булып, әтисенә бәйле хәтирәләре белән уртаклашты. Музей җитәкчесе Нуриева Әлфия Гавис кызына әтисенең фотоларын, сугыштан язган хатларының, хәрби билет күчермәләрен тапшырды. Бу истәлекле документлар мәктәп музеенда урын алды.