Мәктәптә Татарстан Республикасы Прокуратурасы , фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан югары класс укучылары арасында оештырылган сочинениеләр конкурсы йомгакланды. Мәктәп күләмендә җиңеп чыккан укучыларның эшләре муниципаль этапка тәкъдим ителде. 10 нчы класстан Хөрмәтуллина Гөлназның - рус телендә (укытучысы:Шәемова А.М.), шул ук класстан Яппарова Алисәнең татар телендә (укытучысы Нуриева Ә.Г) язган сочинениеләре иң яхшы дип табылды.