Актаныш 1 нче мәктәбе "Илһам" бәйгесе лауреаты

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
15 нче апрель көнне Казан шәһәрендә бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып үтте. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9А сыйныфы укучылары Фарсыева Сөмбел һәм Гайсин Айнур катнашты. Сөмбел уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Конурс уңаеннан чыккан альманах битләрендә аның "Булган кешедән ялгыш та була..." язмасы дөнья күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International