13 нче апрель көнне Киров урта мәктәбендә химия - биология атналыгын йомгаклау булды. Биология һәм химия укытучысы Магданурова Г.Х. атналык дәвамында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды.
10 апрель көнне БИҮ дә 2 нче республикакүләм техник иҗат күргәзмәсе фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Анда 27 мәктәптән 205 укучы үзләренең экспонатларын тәкъдим иттеләр. Киров урта мәктәбе укучылары әлеге күргәзмәдә призлы урыннар яуладылар.
14 апрель көнне Пучы мәктәбендә матур язу конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 4 класс укучысы Зиннурова Эльвина 1 урын (укытучысы: Мирзаянова Рәмилә); 2 класс укучысы Хисамов Булат (укытучысы Ганиева Голнара) - 2 урын; 3 класс укучысы Хабибуллина Адилә (укытучысы: Гарданова Зимфира) - 1 урын алып, мәктәп данын якларга районга барачак.
6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде