ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2015 ел
якшәмбе
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды

2
май, 2015 ел
шимбә
29 апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Сүзем белән җиңдем дошманны" исеме астында уздырылган "Иң яхшы конферанс" бәйгесендә 10 класс укучысы Фаррахова Ләйсән  2 урынны яулады.Конкурска әзерлзде китапханәче Гиздатулина Р.И.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 30 нчы апрель конне Иске Байсар табиблык амбулаториясе ачылды.
27 апрель көнне Адай авылы китапханәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайнын туган көненә багышланган "Габдулла Тукай эзеннән" исемле әдәби - викторина үткәрелде.Укучылар ике командага бүленеп төрле сорауларга җавап бирделәр,шигырьләр сөйләделәр.
Соңыннан җинүче командага бүләкләр тапшырылды.

30 нче апрель көнне  дәресләрдән соң Киров урта мәктәбе  укучылары көче белән Киров авыл җирлегенә караган юл читләре чүп-чардан, агач ботакларыннан арындырылды. Юл буйларындагы агач кәүсәләре агартылды. Укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләделәр.

30 нчы апрель көнне ОБЖ фәненнән ачык дәрес үтте. 1-4 класс укучылары янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, видеоролик карадылар. 

Яз көне умарталар өчен урын әзерлиләр, аларны кышлау өеннән алып чыгалар, кышлау өеннән чыгарылган һәм иректә кышлаган умарта кортларының тирәләп очуларын күзәтәләр, умарталарын өстән-өстән генә булса да карап-тикшереп чыгалар.
30 апрель көнне Киров урта мәктәбендәге бал кортларын җәйгә әзерләделәр. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган  "Җирдә тынычлык хакына" республика бәйгесендә катнашып Айзәрә Сафина җиңү яулады һәм республика оештыру комитетының дипломы белән бүләкләнде.

29 апрель  көнне район мәдәният йортында сәләтле концерт номерларын, бәйрәм-тамашаларны, кичәләрне алып баручы талантларны ачыклау һәм аларга иҗади эшләрендә ярдәм итү, конкурста катнашучыларның иҗади фикерләвен, үзара аңлаша белү һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү максатыннан Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының  социаль һәм агартү бүлеге, “Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә” муниципаль бюджет учреждениясе “Сүзем белән җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы конферанска бәйге узды.

Бу көннәрдә  Уразай авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Шаяздановлар  бройлер чеби саталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International