“Сүзем белән җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы конферанска конкурс.

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

29 апрель  көнне район мәдәният йортында сәләтле концерт номерларын, бәйрәм-тамашаларны, кичәләрне алып баручы талантларны ачыклау һәм аларга иҗади эшләрендә ярдәм итү, конкурста катнашучыларның иҗади фикерләвен, үзара аңлаша белү һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү максатыннан Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының  социаль һәм агартү бүлеге, “Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә” муниципаль бюджет учреждениясе “Сүзем белән җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы конферанска бәйге узды.

Бәйгенең шартлары:

Бәйге татар телендә узды, бәйгедә теләге булган һәркем катнашты, алар яшь буенча 3 төркемгә бүленде:

1)    15 яшьтән-20 яшькә кадәр;

2)    20 яшьтән 35 яшькә кадәр;

3)    35 яшьтән югары.

Бәйгенең биремнәре:

1.     “Сөйләм культурасы” (Бөек  Ватан сугышына багышланган: монолог, шигырь, пародия һ.б. әдәби әсәрне әзерләп алып килеп башкару). 5 минут.

2       Тәкъдим ителгән мәсәлне уку.

3       Конферансның сәламләве. Конкурста катнашучының үзе теләгән бәйрәмне ачып җибәрү 5 минут.

Конкурсның таләпләре:

-         Артистизм.

-          Сөйләм теле, дикция.

-         Тамаша залына тәэсир итү сәләте.

Жюри карары белән җиңүчеләр билгеләнде:

15 яшьтән  20 яшькә кадәр:

I урын – Мингазов Аяз Илдар улы  (Чуракай авылы)

II урын – Фаррахова Ләйсән Алмаз кызы (Чишмәбаш авылы)

Сәлимҗәнова Лилия Әхнәр кызы (Яңа Әлем авылы)

III урын – Шакуров Иль Дәниф улы (Актаныш авылы)

               35 яшьтән югары:

I урын - Латыпова Зилә Мөдәрис кызы (Чуракай авылы)

II урын – юк

III урын – Фәйзуллина Роза Батырхан кызы (Яңа Әлем авылы)

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырылды.











ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International