Умарталарны җәйгә әзерләү

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Яз көне умарталар өчен урын әзерлиләр, аларны кышлау өеннән алып чыгалар, кышлау өеннән чыгарылган һәм иректә кышлаган умарта кортларының тирәләп очуларын күзәтәләр, умарталарын өстән-өстән генә булса да карап-тикшереп чыгалар. Сәламәтләндерү һәм профилактика эшләрен башкаралар. 30 апрель көнне Киров урта мәктәбендәге бал кортларын җәйгә әзерләделәр. Яңа умарталарны буяп, кортларны шуларга күчерделәр. Иске умарталарны юып, чистартып куйдылар. Кортларга ашарга бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International