Актаныш “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясенә кушылды

2015 елның 3 мае, якшәмбе

1941-1945 нче елларда фашизмны җиңүнең дөнья  күләмендәге тарихи  әһәмиятен  истә  тотып, Актаныш муниципаль районында  “Җиңү урманы” дигән акция уздырылды.

 

“Җиңү урманы” – киң күләмле халык проекты. Аны Россия  Федерациясенең 80 төбәге һәм кайбер чит илләр: Әзербайҗан, Венгрия, Бельгия, Болгария, Босния  һәм Герцеговина, Германия, Грузия, Италия, Македония, Монголия, Сербия, Словакия, Хорватия, Черногория, Чехия  хуплап каршы алды. Проектның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә берәр агач утырту.

Актаныш районында агачлар утырту 2015 елның 30 апрелендә Җиңү паркында булып узды. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Җиңү паркында волонтерлар, игелек үзәге хезмәткәрләре, балалары ёщм оныклары ярдәме белән 70 чыршы агачы утырттылар. Һәрбер агачка ветеран турында мәгълүмат язылган табличкалар эленде. 
Район башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады: "Безнең бурыч – шәһит киткән  геройлар истәлеген күп буыннар онытмаслык итеп  мәңгеләштерү. Баш өстебездәге  тыныч күк йөзенә сөенеп яши алуыбыз  белән  без сезнең алдыгызда мәңге бурычлы. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар! Якыннарыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз тарафыннан һәрвакыт кадер-хөрмәттә генә яшәсәгез иде!".



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International