Апрель аенда бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Мәктәбебездә моңа карата әзерлек чаралары башланды.
Район күләмендә әйләнә-тирәбезне чистарту, төзекләндерү максатыннан чисталык ике айлыгы башланып китте.
13 апрель көнне традицион экологик өмә үтте. Әлеге чарада Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 кл укучылары да катнашты. Укучылар әйлән-тирәне чистарту буенча бик тә теләп катнаштылар.
География-биология атналыгы башланды
Парламент дәресләре кысаларында үткән бәйге нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәктәптә 2-11 сыйныфлар арасында Бөтенроссия "Зирәк тиен-2016" бәйгесе үтә.
Яр Чаллы шәһәрендә "Малые Давыдовские чтения" конференциясе үткәрелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016нчы елны “Су саклау зоналары елы” - дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста 7 класс укучысы Алия Абышева катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнеп кайтты.
13 нче апрель көнне, укытучыларыбыз командасы Космонавтика көне уңаеннан оештырылган ату ярышында катнашып ужышлы чыгыш ясап кайттылар.