12-13 апрель көнне Яңа Кормаш авылында тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан өмә үткәрелде. Авыл урамнары,юл буйлары чүп–чардан чистартылды, полосалар буялды.Өмәдә авылыбыз оешмалары,мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар,социаль хезмәткәр катнашты. Яшәгән авылыбыз, урамнарыбыз, эшләгән оешмаларыбыз төзек тә, чиста һәм матур да булсын! Матур җирдә күңелләр дә матур була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016нчы елны “Су саклау зоналары елы” - дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста 7 класс укучысы Алия Абышева катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнеп кайтты.
13- апрель көнне Апач авылы халкы авыл территориясен җыештыру өмәсе оештырдылар.
Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды. Бөтенрәсәй конкурсының Гран-приен Актаныш районының Пучы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлинә Нигъмәтуллина отты.
Районыбызда санитар чистарту икеайлыгы бара.
Язгы өмәләр башланды.
"Космоска сәяхәт".
Ел саен апрель аенда республикабызда “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” дип исемләнгән ирекле акциясе үткәрелә. Быел ул 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Акция планында каралган игелекле чаралар белән укучылар таныштырылды. 16 апрельдән 23 апрельгә кадәр "Спортивный Татарстан" исемле акция башлана.
12 апрель көнне Казан шәһәрендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде. Йомгаклау кичәсендә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә проза номинациясендә 2 урынга лаек булды һәм Диплом, кубок белән бүләкләнде. Эше "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахында басылды. Укытучысы- С.Г. Хәбибуллина. Котлыйбыз!
13 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. Укытучы Галиева Л.И. җитәкчелегендә 6 нчы класс укучылары коллективы эшләгән макет конкурста катнашты һәм сетификатка ия булды.