ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2016 ел
сишәмбе

1 май көнне Чөгәнә авылында "Карга боткасы" үткәрелде.  

30 апрель көнне мәктәп күләмендә туристик поход оештырылды. Походта укучыларның туристлык күнекмәләре күп кенә төрләр буенча тикшерелде.Укучылар контроль пунктларны табу һәм билгеләү,урында ориентлашу, сазлык аша чыгу, учак ягып су кайнату,азимутны дөрес билгеләү,топографик тамгаларны дөрес уку,беренче ярдәм күрсәтү һ.б. төрләрдән сыналдылар.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм бәйге булып узды.

29 апрель көнне район буенча “Куркынычсыз көпшәк” бәйгесе үтте. Анда ТИН укытучысы И.Р.Исламов катнашында 4 укучыдан торган мәктәп командасы катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ООО  “Нур” ның  2016 елның 1 маена булган язгы кыр эшләре буенча күрсәткечләре:

  Ашлама кертү:

  • күпьеллык- 308 га
  • уҗым культуралары- 460 га

Тырмалау:

  • күпьеллык- 622 га
  • уҗым  культуралары- 460 га

Чәчү:

  • арпа- 150 га
  • бодай- 100 га
  • солы- 50 га
  • борчак- 50 га
29.04 көнне район буенча үтте. Анда ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкчелегендә Ахметов Раушан, Ахмсетов Ильмир, Гарифуллина Руфина, Исмагилова Гүзәл катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Һәр елны зиратны чүп-чарлардан, корыган агач-куаклардан чистарту эшчәнлеге буенча авылда зур өмә үткәрелә. 1 нче һәм 2 нче май көннәрендә Мәсәде авыл җирлегендә зыярат чистарту өмәләре оештырылды.Өмәгә авыл халкы һәм ялга кайтучылар катнашты.Алар корыган агачларны кистеләр һәм каберлекләрне чистарттылар .

Гимназия-интернат коллективы район оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать коллективларының смотр концертында өченче урынга лаек булды.

Бу макет белән без 29 апрель көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесендә катнаштык.

29 нчы апрель көнне гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлегенә экскурсия ясадылар. Укучылар янгын сүндерүчеләр эшчәнлеге, аларның техникасы белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International