Юлларда автомобильләр елдан-ел күбәя, шуның аркасында юл-транспорт фаҗигаләре булу ихтималы арта. Бәхетсезлек очраклары зур магистральләрдә түгел, ә кечкенә юлларда, тукталышлар тирәсендә, кайчак ишегалдында да ешрак та килеп чыга.
Шунысы үкенечле: юл фаҗигаләренең сәбәпчеләре күп вакыт балалар була. Шуңа күрә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү дәүләтнең мөһим бурычына әйләнеп бара. Иң кечкенә җәяүлеләр һәм пассажирларны алдан ук өйрәтү аерым әһәмияткә ия, чөнки үз фатирлары ишегеннән чыгуга, аларны җитди кыенлыклар һәм куркынычлар сагалап тора.
Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәткәндә, без телдән аңлату белән генә чикләнеп калмыйбыз, күзәтүләр, экскурсияләр, максатчан прогулкалар кебек гамәли формаларны да кулланабыз. Шулай итеп, балалар җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне өйрәнә, юллардагы хәрәкәтне күзәтә, алган белемнәрен ныгыта. Юл чатының мини макетын да ясап куйдык, аның ярдәмендә балалар көн саен куркыныч ситуацияләрне уйнап карый.
Бу макет белән без 29 апрель көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесендә катнаштык.