29 нчы апрель көнне гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлегенә экскурсия ясадылар. Укучылар янгын сүндерүчеләр эшчәнлеге, аларның техникасы белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр.