Татар Суыксу урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлардан ук Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вазих бабай белән тыгыз элемтәдә . Кичә алар класс җитәкчеләре И.Н. Халикова белән берлектә Вазих бабайда кунакта булдылар. Хөрмәтле ветераныбызны бәйрәм белән котлап открытка, бәйрәм күчтәнәче тапшырдылар. Вазих бабай сугыш алып килгән авырлыклар турында сөйләде, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында аңлатты.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле фәннәрдән үткәрелә торган дистанцион конкурсларда, олимпиадаларда да теләп катнашалар. 5 класс укучылары инглиз теле буенча бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән “Баскыч” конкурсында катнаштылар. Укытучылары - Вазетдинова Т.М.
Кичә, ягъни 5 май көнне 5б класс укучылары 9 май - Җиңү көне якынлашу уңаеннан, тыл ветераны Мөзәкия апаның хәлен белергә бардылар.
"Актаныш"агрофирмасы Киров бүлекчәсендә 2 сыер бозаулады, борчак чәчү 100 га, тырма -3000 га тәмамланды.
Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Киров урта мәктәбе укучылары бәйрәмгә күптән әзерләнәләр. Рәсемнәр ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр әзерлиләр.
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә 8 класс укучылары класс сәгатенә тыл ветераны Кафия апаны очрашуга чакырдылар.
5 май көнне мәктәбебез укытучылары коллективы белән дәресләрдән соң, юл кырындагы агачларны агартырга чыктык. Авылыбыз тагында ныграк матурланып, яктырып калды.
5 май көнне авылыбыз мәдәният йортында "Җиңү җыры" һәм "Җиңү вальсы" конкурсларының беренче туры булып узды. Әлеге конкурста кызлар вокаль ансамбле "Туган як" җыры һәм укучыларбыз "Җиңү вальсы", "Агыйдель вальсы" биюләре белән 2 турга үттеләр һәм 9 май көнне районыбызда чыгыш ясаячаклар.
Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә “Карга боткасы” үткәрделәр. Балалар бу бәйрәмнең йолалары, уеннары белән таныштылар, тәмле ботка белән сыйландылар.