ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

«Сәләткә нур булган йолдызлар» – язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче ачык әдәби бәйгенең  «Тукайга хат» темасына эссе номинациясендә катнашып, мәктәбебезнең  9 нчы сыйныф укучысы Гайсина Ләйсән I урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.  

Мәктәбебез китапханәсендә "Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән күргәзмәлек эшли.

4 нче май көнне Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде. Алар уку бүлекләре,. профессия төрләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар.  Укучыларга техникумның тарихы, укытучылары , спорт командалары  һәм  башка мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызык-сындырган сораулар бирделәр. Җаваплардан алар бик канәгать калдылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.

5 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, “Обелиск” операциясе кысаларында, һәйкәл янын чистарттылар. Эш барышында алар авылыбызның сугыш ветераннарын зур горурлык белән искә алдылар.

6 апрель  көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары Җәмилова Р.Г. һәм урманчы абыйлары Гардиханов А.Ф. җитәкчелегендә урманда агач утырталар. Туган як табигатенә ярдәм итүләренә алар бик сөенәләр.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең  4-5  класс укучылары укытучылары Вазетдинова Т.М., Шарипова Э.Р. җитәкчелегендә   инглиз теле фәненнән оештырылган халыкара “Какаду” олимпиадасында  катнаштылар.  Аларга уңышлар теләп калабыз!

Бүген, 6 май көнне район китапханәчеләре белән берлектә 2г, 3а, 4а сыйныфлары катнашында "Бөек җиңүне каршылап" дип исемләнгән кичә уздырылды.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаянова Л.Х. 29 апрелҗ көнне Чаллы дәүләт педагогика университетында оештырылган “Габдулла Тукай һәм ХХI гасыр” дип аталган Республикакүләм фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Конференциягә Казаннан, Татарстан шәһәрләреннән, районнарыннан галимнәр, язучылар, вуз һәм мәктәп укытучылары чакырылган иде.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә. Укучылар башта территорияне чистарттылар. Хәзер исә, биология укытучысы Амирова Р.З. җитәкчелегендә, мәктәп бакчасында утырту эшләренә әзерләнәләр.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, экологик айлык кысаларында, “Пар чишмә” янын чистарттылар. Чишмә буе чиста, матур булып калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International