Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаянова Л.Х. 29 апрелҗ көнне Чаллы дәүләт педагогика университетында оештырылган “Габдулла Тукай һәм ХХI гасыр” дип аталган Республикакүләм фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Конференциягә Казаннан, Татарстан шәһәрләреннән, районнарыннан галимнәр, язучылар, вуз һәм мәктәп укытучылары чакырылган иде.