Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Сугыш ветераны янында кунакта

2016 елның 6 мае, җомга

Татар Суыксу урта мәктәбенең  7 нче сыйныф укучылары  башлангыч сыйныфлардан ук  Бөек Ватан сугышы ветераны  Шакиров Вазих бабай белән тыгыз элемтәдә . Кичә алар  класс җитәкчеләре  И.Н. Халикова белән берлектә Вазих бабайда кунакта булдылар. Хөрмәтле ветераныбызны бәйрәм белән котлап открытка, бәйрәм күчтәнәче тапшырдылар.  Вазих бабай сугыш алып килгән  авырлыклар турында сөйләде, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International