5 май кѳнне 5б класс укучылары класс җитәкчесе Шәйхетдинова Алсу Рәшит кызы белән берлектә Әнәк авылында яшәүче тыл ветераны Мөзәкия апа белән очрашты. Мөзәкия апа балаларның килүенә бик шатланып алар белән әңгәмә корды, тырышып укырга, тәртипле булырга, иманлы балалар булып үсүләрен теләде.Укучылар ветеранны бик зур игътибар белән тыңладылар. Очрашу азагында ветеранга озын гомерләр, корычтай тазалык, хѳрмәттә яшәвен теләп, үз бүләкләрен тапшырдылар. Әңгәмә тәмамлангач һәйкәл янына барып истәлеккә фотога төштеләр.