7 май көнне мәктәп күләмендә укучыларның җиңел атлетика буенча спартакиадасы үтте.
Меңнәр һәм Чишмә авылларында 7 нче май көнне сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды. Бу көнне һәйкәлләр янында "Тамчы" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары катнашында матур музыкаль композиция куелды. Һәйкәл янына веноклар куелды, сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Зөбәер мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Һәйкәл янына сугыш ветераны һәм тыл ветераннары , авыл халкы, укучылар, детсад балалары җыелды. Митингта Түке авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Р.М., Актаныштан килгән вәкил Бикмухаметов Айрат Фидаилевич , “Әнәк” агрофирма вәкиле Нуртдинова З.,сугыш ветераны Галиев Миңнегали агалар чыгыш ясадылар, чыгышлар мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 8 класс укучылары сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар. Аларның хәлләрен белештеләр, бәйрәм белән котладылар һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның котлау открыткасын тапшырдылар . Җитәкче - Хаҗипова Н.Г.
18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.
8 МАЙ КӨННЕ АВЫЛЛАРДА БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МИТИНГ БУЛДЫ.
9 май көнне НКЦ "Яшьлек" каршында Җиңүнең 71 еллыга багышланган кичә булып үтте. Әлеге кичәдә безнең мәктәп укучыларыбыз да чыгыш ясады. Җиңү көненә багышланып оешырылган "Җиңү вальсы" конкурсына нәтиҗә чыгарылды һәм безнең укучыларыбыз "Агыйдел вальсы", "Җиңү вальсы" биюләре белән җиңүче булдылар. Котлыйбыз укучыларыбызны!
1 майдан 20 нче майга кадәр мәктәптә укучылардан еллык контроль эшләр алыначак.
9 нчы май көнне Татар Ямалы мәдәният йорты район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына оештырылган чарада катнашты.
8 май көнне Киров авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Сугыш ветераны һәм тыл ветераннарга урын түрдән бирелде. Бәйрәм, укучыларыбыз һәм авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.