ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырауга әзерлек эше бара. 9нчы нче чыгарылыш сыйныф укучылары җыр, бию, шигырь, котлаулар әзерлиләр. 25 нче май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак. Рәхим итегез!

14 нче май  көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән рус теленнән  сынап карау имтиханы  үткәрелде. Укучылар моңа бик җаваплы карадылар. Нәтиҗәләр дә чагыштырмача яхшы булды. Аларга төп имтиханда уңышлар телибез!

Кичә, 17 май көнне, 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында математика фәненнән язмача биремнәр үтәделәр.

Актанышта 18 май көнне ТР буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хабибуллин район халкын кабул итте.

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы җитәкчелегендәге укучыларыбызның иҗаты матбугатта үз урынын ала тора. Закирҗанова Рушания Фаис кызының "Көмеш кыңгырау" газетасында "Нур өләшүче ул", "Язлар саен сине сагынам...", "Ялкын" журналында "Ак чәчәчәкләр" исемендәге язмалары дөнья күрде. Галиева Зөлфия Глүс кызының "Көмеш кыңгырау" газетасында "Горурлыгыбыз" исемендә мәкаләсе чыкты.
12 нче май көнне тәрбия сәгатендә Түбән Кама шәһәре һәм Пучы авылы “Татэнерго” хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды. Электр челтәре хезмәткәрләре укучыларны электрик хезмәте, куркынычсызлык кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштырдылар. Укучылар белән төрле конкурслар уздырдылар, бүләкләр бирделәр. Очрашу бик кирәкле һәм эчтәлекле булды.
6нчы майда Башкортстан республикасы Илеш районында үткән"Җиңү Көне"нә багышланган көрәш ярышында 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис үзенең авырлыгында 2нче урынны яулады.
II төбәкара “Җиңү җыры” әдәби конкурсының драма һәм автор җыры номинациясе нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәптән драма номинациясендә 9нчы класс укучылары Закирҗанова Рушания Фаис кызы һәм Гыйздәтуллина Назлыгөл Илсур кызы 3нче урынны яуладылар; автор җыры номинациясендә Гыйздәтуллина Назлыгөл Илсур кызы 2нче урынны яулады. Җитәкчесе - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.

  13 енче май көнне Актанышта гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының 5 нче республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе" Гамил Авзал укулары" булып узды.  Бу конференциядә Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәррахова Рузилә Рәсим кызы катнашып, 3 нче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International